Ризәлә Солтанова: «Үзем тапканнан да якын ул миңа!»
Апуш – Тукай балачагы заманаларында артык авыз, артык кашыктан котылу бик гади булган, бернинди документ та, бернәрсә кирәкмәгән. Урам яки базарга чыгып: “Асрамага бала бирәм, кем ала?”- дип кычкыру да җиткән. Һәм бу, әлбәттә инде, балалы буласы килүчеләр өчен тагын да кулай. Бернинди мәшәкать юк. Күңелеңә ошаган сабыйны күтәрәсең яки җитәклисең дә, өеңә кайтып китәсең. Ә хәзер, бер үксез нарасыйны бәхетле итеп, ятимлектән аралап, тәрбиягә алырга теләсәң, җиде кат сират күперен кичәргә кирәк.